Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең төрле хезмәтләр җитәкчеләре белән очрашуы Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узды. Анда шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков та катнашты.
Иң элек җирлек башлыгы Ришат Насыйбуллин башкарылган эшләр турында хисап тотты, планнар белән таныштырды. Аннары район башлыгы Алмаз Әхмәтшин районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән таныштырды, үзара салым программасына һәм аның авыл тормышын яхшырту мөмкинлекләренә зур игътибар бирде.
Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, быел үзара салым акчаларын юллар төзүгә, су башнясын ремонтлауга, янгын гидрантларына юнәлдерергә планлаштыралар. Шунда ук шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы Фаик Фәттаховка саву аппараты да тапшырдылар.