Нурлат районында Татарстан экология министры булып китте

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Нурлат районына килде.

Ул Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә "Восток Зернопродукт" ЯАҖнең Колбай-Мораса бүлекчәсе басуларында булды.

"Барысын да вакытында җыйдык. Хәзер иң мөһиме-җыелганны саклап калу", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Биредә Алмаз Әхмәтшин һәм Александр Шадриков алдынгы механизатор – комбайнчы Рафаэль Гайнетдиновка, комбайнчы ярдәмчесе Руфинә Гайнетдиновага һәм комбайнчы Нияз Зәйнуллинга акчалата сертификатлар һәм бүләкләр тапшырды.

Татар теле буенча республика олимпиадасы призеры, «Алтын Каләм – Золотое перо» фестивале җиңүчесе, комбайнчы ярдәмчесе Руфинә Гайнетдиновага аерым котлау сүзләре җиткерелде. Кыз билгеләп үткәнчә, җирдә хезмәт итү аны иҗатка рухландыра.

Кырдан экология министры һәм район башлыгы Колбай Морасада Габдулла Кариев музеена юл тоттылар. Музей директоры Люзия Вәлиуллина аларны экспозицияләр заллары белән таныштырды, татар театрына нигез салучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.

“Бу музейны белән татар халкының һәр вәкиле килеп күрергә тиеш", – диде Александр Шадриков, фикерләр китабында үз язмасын калдырып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International