Алабугада 17-19 август көннәрендә мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале уза.
ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, мастер-класслар, ә монда алар 100 дән артык оештырылган, педагогка үз белемнәрен бәяләргә һәм аны үстерергә мөмкинлек бирә. Укытучы һөнәренең асылы-табигатьтән бирелгән һәм эш процессында формалаша торган сәләтләрне даими камилләштерү.
Билгеле булганча, фестиваль Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан үткәрелә, анда киләсе уку елына бурычлар билгеләнә һәм узган елга нәтиҗәләр ясала.