Авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Бүген, 16 августта, Иске Әлмәт һәм Кычытканлы авыл җирлекләреннән район җитәкчелегенең халык белән традицион җәйге очрашулары башланды. Авыл халкының җирле хакимият белән диалогы район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә узды.

Линар Нурисламович районның социаль-икътисади күрсәткечләре турында сөйләде, авылда тормыш сыйфатын яхшырту өчен гражданнарның үзара салым җыюының ролен билгеләп үтте. Мәсәлән, Иске Әлмәт авыл җирлегендә яшәүчеләр агымдагы елда 100% үзара салым программасында катнашып, авылларны төзекләндерү буенча кайбер эшләр шул акчаны кулланып башкарыла башлаган да инде. Авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов сүзләренә караганда, быел Яңа Әлмәттә юлларны төзекләндерү, Иске Әлмәттә санитария зоналары таләпләренә туры китереп су башнясы территориясен төзекләндерү планлаштырыла.

Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров шулай ук агымдагы елда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында хисап тотты.

Халык районның социаль әһәмиятле хезмәтләре җитәкчеләренә һәм вәкилләренә үз сорауларын бирә алды. 

Шунысы игътибарга лаек, җыеннар алдыннан урыннарда яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясау оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International