2021 елның 17 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтү

2021 елның 14 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә

Начар метеорологик күренешләр фаразланмый

17 август көнне алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Көндез явым-төшемсез. Җил тотрыксыз, секундына 3-8 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +16..+20˚.

Һаваның максималь температурасы көндез +29..+33˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International