Нурлатта чит ил кешеләрен һәм гражданлыгы булмаган затларны түләүле вакцинацияләү кысаларында вакцинацияләү планлаштырыла.
«Республикада бу атнадан чит ил кешесе һәм гражданлыгы булмаган затлардан коронавируска түләүле вакцинация башлау планлаштырыла. Без дә Нурлаттагы кафеның берсендә эшләүче 15 кешегә гариза бирдек", - дип хәбәр итте Нурлат район хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр иткәнчә, аларны бер компонентлы «Спутник Лайт» вакцинасы белән вакциналаштыру планлаштырыла, аларга вакцинация якынча 1200 сумга төшәчәк.
Җирле халыкка да вакцинация ясау дәвам итә. Бүгенге көннән башлап авыл халкы коронавируска каршы прививканы үз авыл җирлегендә ала алачак. Татьяна Соренкова сүзләренә караганда, мөһим профилактик чара бүген Иске Әлмәт һәм Кычытканлы авыл җирлекләреннән старт алачак гражданнар җыены алдыннан оештырылачак.