Нурлатта шахмат буенча район турниры чемпионнары билгеле булды

2021 елның 15 августы, якшәмбе

Физкультурачылар көненә багышланган турнир Шәһәр Мәдәният сараенда узды.

 

Физкультурачы көне шахмат-шашка клубы әгъзаларының чираттагы очрашуына сәбәп булды. Шимбә көнне биредә шашкачылар ярышты, бүген исә эстафетаны шахматчылар кабул итте.

Районның иң көчле шахматчылары катнашында узган турнирда Илһам Әхмәров җиңү яулады. Икенче урында-Владислав Герасимов, өченчедә-Михаил Безруков.

Хатын - кызлар арасында беренче урында - Җәмилә Мингалиева, икенчедә - Анастасия Глухарева, өченчедә-Мария Кузьмина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International