Җиңү өчен көрәштә районның тәҗрибәле шашкачылары катнашты.
Физкультурачылар көнендә Нурлат шәһәренең шахмат-шашка клубында әлеге мавыктыргыч уен яратучылар катнашында шашка буенча турнир узды.
Нәтиҗәдә, ир-атлар арасында Николай Евлейкин чемпион булды. Икенче урында - Алексей Матавин, өченчедә - Олег Павлов. Хатын-кызлар арасында сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе әгъзалары аеруча активлык күрсәтте. Биредә Вера Козлова җиңү яулады. Алевтина Хвалеева һәм Анна Иванова 2 һәм 3 урыннарны яуладылар.