Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
2021 елның 15 августында төнге 22 сәгатьтән алып 16 августта иртәнге 8гә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 августында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томан вакытында:
Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә. Күз күреме начарайган очракта, җирлектә ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә. Ерактан яхшы күренүчән жилет кулланырга яки өс киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.
Машина йөртүчеләргә:
Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.