Уку елы башланыр алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ хезмәткәрләре мәктәп автобуслары йөртүчеләре белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Бу чаралар «Автобус» республика акциясе кысаларында үткәрелде. Автоинспекторлар машина йөртүчеләргә балаларны утыртып алып бару вакытында куркынычсызлык таләпләрен искә төшерделәр, республика һәм район юлларында аварияләр турында статистика китерделәр, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен әйттеләр. Автомәктәп курсантлары, Дәүләт автоинспекциясе бүлегенә килүчеләр белән дә мондый әңгәмәләр узды.
Акциядә катнашучыларның барысына да авария статистикасы белән мәгълүмати белешмәлекләр һәм листовкалар тапшырылды.
"Без балаларны йөртүне оештыру һәм гамәлгә ашырганда куела торган таләпләрнең үтәлешенә аерым игътибар бирәбез. Мәктәп автобусларын йөртүчеләр белән без балаларны йөрткәндә бик игътибарлы һәм мөмкин кадәр сак булырга һәм тиз йөрешле режимны үтәргә чакырулар белән профилактик әңгәмә уздырабыз», - дип билгеләп үтте “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУнең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова.