Иске Чаллы авылы үзәгендә яңа объектның модульле каркасын санаулы көннәр эчендә сафка бастырдылар: биредә тиздән яңа табиб амбулаториясе ачылачак.
"Эшләрне бер атна элек башладык. Бу этапта бина күтәрелде, фермалар куелды, бүлгеләр урнаштыру, идәнгә плитка җәяр өчен аскы катлам нигезне урнаштыру эшләре бара. Киләсе атнада бүлмәләр арасындагы ишекләр куюга керешәчәкбез", - диде подрядчы оешма җитәкчесе Илнур Хәйруллин.
Подрядчы сүзләренә караганда, эшләр 40 процентка төгәлләнгән. Объект төзелешендә 8 эшче эшли.
«Хәзерге вакытта табиб амбулаториясе элеккеге участок хастаханәсендә урнашкан. Әлеге бинаның мәйданы 1,5 мең квадрат метрдан артык, су белән тәэмин итү проблемасы бар, ул авылдан 3 чакрымнан артык, һәм халыкка барып җитү уңайсыз иде. Моннан тыш, әлеге тузган бинаны карап тотудан килеп чыга торган коммуналь проблемалар да бар. Хәзер район башлыгы Алмаз Сәлимович инициативасы белән авыл үзәгендә табиб амбулаториясенең яңа бинасын төзү идеясе туды. Аның мәйданы 191 кв. м булачак һәм барлык заманча җиһазлар белән җиһазландырылачак», – диде Нурлат РҮХнең баш табибы Айдар Сәгъдиев.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин төзелә торган объектта булды һәм эшләрнең барышы белән танышты. Ул подрядчы алдына эшләрне өч атна эчендә тәмамлау һәм сентябрь башында объектны файдалануга тапшыру бурычын куйды.