Урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтү
2021 елның 14 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) сакланачак, аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
Татарстан территориясендә начар метеорологик күренешләр көтелми.
2021 елның 14 августында 18 сәгатьтән алып 15 августта 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез явым - төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба 6-11 м / с тизлектә, урыны белән 14 м/с кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә + 13...+17. Көндез максималь һава температурасы + 26...+29.