Бүген районның барлык спортчылары һәм спорт сөючеләре физкультурачылар көнен билгеләп үтә
Шундыйлар рәтенә Бәшировларның тату гаиләсен дә кертергә була. «Спортны яшәү рәвеше итеп!”, – гаилә башлыгы Айдар һәм аның тормыш иптәше Ольга шундый девиз белән яшиләр. Алар кечкенәдән спортка мәхәббәт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны үзләренең ике баласына – уллары Рәдиф һәм кызлары Сабинада да тәрбиялиләр.
"Кышын чаңгыда йөрсәк, җәен җиңел атлетика белән шөгыльләнәбез. Бу җәй эчендә генә дә Казанда, Чаллыда, Самарада төрле дәрәҗәдәге 10нан артык ярышларда катнашырга өлгердек. Барлык тренировкалар да махсус график буенча язылган, атнага 6 көн шөгыльләнәбез, 1 көн – ял көне», – дип сөйләде Айдар Рәшит улы.
Бәшировлар танылган чаңгычы Радик Ибраһимов белән тыгыз элемтәдә торалар, тренировкаларда очрашалар, ярышлар уздырылу графигы турында фикер алышалар. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән дә зур ярдәм алалар. Ә Рәдиф белән Сабина Бәшировларның уңышларына карап, районыбызның спорт дәрәҗәсен яклар кешеләр бар, дип чыннан да шатланырга мөмкин.