Хәзер массакүләм мәгълүмат чараларында исерек нурлатлыларның фотосурәтләре басылып барачак.
Агымдагы ел башыннан район юлларында аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүнең 76 очрагы ачыкланган. Исерек шоферлар гаебе белән 4 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кеше зыян күргән һәм бер нурлатлының гомере өзелгән.
Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре сүзләренә караганда, исерек шоферларга каршы көрәш алар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Ул тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен, шушы көннәрдә Казанда онлайн режимында киңәшмә узды, анда ЮХИДИ, массакүләм мәгълүмат чаралары, республика районнары башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.
Массакүләм мәгълүмат чараларында исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче йөртүчеләрне тоткарлау фактларын яктырту турындагы карар конструктив диалогның нәтиҗәсе булды.
"Без Дәүләт автоинспекциясе, район суды хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торачакбыз, нәтиҗәдә, хөкем карары чыгарганнан соң, исерек килеш руль артына утырган шоферның фотосын район газетасы битләрендә бастырачакбыз", – дип билгеләп үтте юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия әгъзасы Салават Усманов.
Автоинспекторлар үзләре дә мондый чараларның юлларда тәртип бозучыларга каршы көрәштә нәтиҗәле корал булачагына ышана.
«Узган атнада гына да район юлларында исерек килеш руль артына утырган 5 машина йөртүчене ачыкладык. Кагыйдә бозучыларның фотосурәтләре гомум күзаллауга басылса, градус астында йөрергә яратучылар азрак булачак", – дип хәбәр итте Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәнис Мөхтәров.
Уртак көч белән исерек шоферлар санын киметүгә ирешербез дип ышанасы килә.