Нурлатта чувашча этно-туй узды

2021 елның 13 августы, җомга

Михаил һәм Кристина Гавриловлар бүген законлы никахларын теркәделәр. Тантаналы чара Халыклар дуслыгы йортында узды.

 

Бу урын очраклы гына сайланмаган. Бу чын-чуашча этно-туй иде. Кияү белән кәләш, ата-аналар һәм хәтта кунаклар да милли костюмнар киеп тантанага килделәр. Регистратор сүзе, яшь парларга тугрылык анты, якыннары һәм мактаулы кунакларныж котлау сүзләре – барысы да чуаш телендә яңгырады.

– Чын күңелдән сезгә кояш кебек бер – берегезне җылытып, мәхәббәт һәм татулыкта яшәвегезне телибез, - диде район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров. Халык зирәклегенә таянып, ул яшьләргә кунаклар белән ачык йөзле булырга, ызгыш-талашка юл куймаска, өлкәннәргә ихтирам һәм хөрмәт белән карарга үгет-нәсихәтләрен бирде.

-Балалары күп булган гаилә -  ныклы һәм бәхетле гаилә. Сезнең җиде булмаса да, биш балагыз булсын, - дип теләде ул Михаил һәм Кристинага.

Символик бүләкләрне Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева да бүләк итте. Бу фотоальбомнар.

- Берсе - Туй фотолары өчен, ә икенчесе-кыз һәм улыгыз өчен булыр, - дип изге теләкләр белән бүләкләр тапшырды.

Тантанада чуваш халкының башка туй йолалары да үтәлде. Егоркинодан килгән «Шулкеме» халык ансамбле кәләшне киендерү йоласын күрсәтте, ә «Родник» халык ансамбле күңелле милли көйләр астында биеп,  кәләш һәм кияү гаиләләрен таныштырды. Тантана күңелле һәм матур узды. Ул яңа өйләнешкән парлар һәм аларның кунаклары өчен дә онытылмаслык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International