Нурлатта ТР Дәүләт Советы депутаты сайлаучылар белән очрашты

2021 елның 13 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков нурлат сайлаучылары белән очрашты.

Геннадий Глушковның мобиль кабул итү бүлмәсе Мамык авылында җәелдерелде. Биредә авыл халкы депутатларга үз сорауларын җиткерә алды. Алар төрле өлкәләргә кагылышлы иде: су сыйфаты, юллар төзелеше, социаль әһәмияткә ия объектларны капиталь ремонтлау һ.б. Депутат нурлатлылардан килгән наказларны алды, аларның берсе дә җавапсыз калмаячагына ышандырды.

Эш сәфәре барышында Геннадий Николаевич район башлыгы урынбасары Линар Маняпов белән бергә «Миләшкәй» балалар бакчасында булды. Биредә ул учреждение коллективы белән аралашты, уен, музыка залын, азык-төлек блогын карады. Депутат педагоглар эшчәнлегенә югары бәя бирде, Мондый матур һәм заманча балалар бакчалары барлык шәһәрләрдә дә юк, дип билгеләп үтте. Аннары алар Мамык мәктәбендә булдылар. Биредә депутат азык-төлек блогы төзелеше барышы белән танышты, «Үсеш ноктасы»программасы буенча җиһазландырылган кабинетларны карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International