Нурлат форпостчылары «Заречный» лагеренда хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар үткәрде

2021 елның 13 августы, җомга

Нурлат форпостчылары «Заречный» лагеренда хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар үткәрде

Шушы көннәрдә «Заречный» балалар-сәламәтләндерү лагеренда хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар узды.

Чараны Нурлатның «Форпост»үзәге оештырды. Ярышлар программасына пневматик винтовкадан ату, аркан тартышу, гәүдәне күтәрү һ. б. кертелгән.

«Заречный»да ял итүче балалар ярышларда яхшы физик әзерлек һәм чыдамлык күрсәтте. Соңыннан җиңүчеләр һәм призерларны грамоталар һәм призлар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International