«Ледок» спорт мәктәбе хезмәткәрләре физкультурачылар көне кысаларында флешмоб һәм ярышлар үткәрде

2021 елның 13 августы, җомга

Шушы көннәрдә "Ледок" хоккей мәктәбе территориясендә Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган массакүләм спорт чарасы узды.

Бәйрәм «Сәламәт яшьләр» флеш-мобы белән башланып китте. Аннан соң барлык бүлекләр «Экстрим эпохасы» - батутта сикерү бүлеге, «Батырлык эпохасы» - хоккей бүлеге, «Матурлык эпохасы» - фигуралы шуу бүлеге, «Грация эпохасы» -спорт аэробикасы бүлеге номинацияләре буенча үз чыгышларын күрсәтте.

 

«Ел тренеры-2021» номинациясендә тренерлар составы ярышларда катнашты. Бәйрәм атмосферасы катнашучыларга уңай эмоцияләр бүләк итте.

Бүләкләү тантанасында медальләр, грамоталар, татлы призлар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International