Нурлат урман хуҗалыгы белгечләре «Урман кисүче-2021»VII чемпионаты призерлары булды

2021 елның 13 августы, җомга

Брянск өлкәсендә урман аударучылар арасында «Урман кисүче-2021»дип исемләнгән VII Чемпионат узды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, конкурста Россия Федерациясенең 6 субъектыннан – Брянск, Мәскәү, Калининград өлкәләреннән, Татарстан, Карелиядән һәм Чувашиядән агач аударучылар катнашты. Татарстан данын Нурлат урман хуҗалыгы командасы яклады.

Конкурс барышында анда катнашучылар агач кисү, бензин пычкысы чылбырын алыштыру, катнаш Резо белән бүрәнәне җәю, ботакларны кисү буенча берничә биремне үтәделәр, шулай ук «эстафета»уздылар.

 

Шулай итеп, нурлатлылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеп урман аударучылар арасында «Урман кисүче-2021»VII чемпионаты призерлары арасында керде. Әйтик, хатын-кызлар арасында 718 балл җыеп, Елена Сафиуллина 3 нче урынны яулады. Яшүсмерләр арасында 2 нче урынга Марсель Низамиев лаек булды. Шулай ук «Түгәрәкләп төгәл кисү» дисциплинасында иң яхшыларның берсе дип Станислав Мариев танылды – аңа 2 нче урын бирелде.

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр, призлар һәм бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International