Нурлатлылар республиканың иҗат әһелләре белән «Аулак өй-баттл»да көч сынашты

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә нурлатлылар чын аулак өйне карап кына калмыйча, анда катнашу хокукы да алдылар: «Сәләт»сәнгать мәктәбендә Казаннан килгән шагыйрәләр белән районыбыз талантлары «Аулак өй-баттл»да ярышты.

«Аулак өй-баттл» проекты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Ел башында старт алып,  республиканың күпчелек районнарын колачларга өлгергән инде ул.

-«Аул өй – баттл»-халкыбызның гореф-гадәтләрен, җырларын, классик әдәби әсәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Без шагыйрьләребезнең иҗатын «Үз өем» электрон журналының «Китап киштәсе» битләрендә бастыра башлагач, укучыларның зур кызыксынуын күрдек һәм алар белән сәхнәдән дә таныштырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек, – дип билгеләп үтте Сәрия Закирова проектның асылы турында.

Нурлатта узган чара нәтиҗәләре буенча, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Мөхәммәтова проектның җыелма командасына сайланды. Ул декабрьдә Казанның "Тукай” клубында  проектта уңыш казанган иң көчле  иҗат әһеллләре белән татар әдәбияты һәм мәдәнияте киңлегендә тагын бер кат көч сынашачак.

Шул ук көнне жюри рәисе, шагыйрә Фәүзия Солтан, проект эксперты Чулпан Фәйзелгатова, «Кызлар җыры» командасы һәм Сәрия Закирова составындагы Казан делегациясе Тәлгать Галиуллин озатуында аның туган авылы Кычытканлыда да булып, аңа багышлап ачылган музей белән таныштылар һәм мәктәп укучылары белән очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International