Акциядә шәһәр һәм районның 15 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк кешеләре катнаша ала.
2021 елның 10-22 август көннәрендә Нурлат җирлекара китапханәсе «Китап төсендәге кәеф» акциясен башлап җибәрә, анда кызыклы, гадәти булмаган, үзенчәлекле фоторәсемнәр һәм видеосюжетлар кабул ителә. Фотография китап белән бәйле булырга тиеш, кеше һәм китап мөнәсәбәтләренең төрлелеген, хис-тойгыларын уку яки фикер алышу вакытында чагылдырырга тиеш. Рәсемнәр юмористик һәм кызыклы булырга мөмкин.
Җирлекара үзәк китапханә тексты һәм фотолары