Урман зонасында урнашкан палатка тибындагы «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагере бүген кунакларны кабул итте.
Мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре аны күңел ачу программасы белән карадылар. Илшат Гайсин «Сабын куыклары тамашасы»н тәкъдим итеп, лагерьның барлык тәрбияләнүчеләрен таң калдырды. Аның җитәкчелегендә флеш-моб та күңелле үтте. Аннан соң «Грани» хезмәткәре Антонина Артамонова һәм Шәһәр Мәдәният Сарае хезмәткәре Марина Казакова алар белән күңел ачу викториналары һәм музыкаль конкурслар үткәрде. Очрашу ахырында алар балаларга татлы бүләкләр таратты.