Физкультура, ОБЖ, рус теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф, технология һ.б. укытучыларның конференциясе быел икенче тапкыр төбәкара форматта узды

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Физкультура, ОБЖ, рус теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф, технология һ.б. укытучыларның конференциясе быел икенче тапкыр төбәкара форматта узды.

Быел ул «Куркынычсызлык Эйдосы» исеме астында үткәрелде. Шәһәр гимназиясенең актлар залында онлайн-форматта аңа кушылу өчен районның 50гә якын педагогы җыелды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөгаллимнәр берничә сәгать дәвамында үз эшенең иң яхшы тәҗрибәләре турында сөйләде, тәҗрибә уртаклашты. Әйтик, Киров, Сахалин, Калининград өлкәләреннән, Удмуртиядән килгән педагоглар да үз эшчәнлекләре турында сөйләде.

«Бүгенге конференциянең темасы-балалар куркынычсызлыгы. Бу тема бик актуаль, шуңа күрә яңа уку елы алдыннан без мәгариф министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институты белән берлектә әлеге конференциянең темасын багышларга булдык»,-дип билгеләп үтте мәгариф идарәсенең укыту-методик эш буенча начальник урынбасары Наталья Хәмидуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International