Урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү
2021 елның 6 августыннан 16 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф)
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
2021 елның 10 августында кичке 18 сәгатьтән алып 11 августта кичке 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава көтелә. Күпчелек явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +13..+16˚. Һаваның максималь температурасы көндез +30..+32˚.