Җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре төзүчеләр көне уңаеннан Нурлатның үзәк мәйданында «Шәһәр буйлап сәяхәт»дип исемләнгән квиз-уен үткәрде.
Паннода шәһәрнең социаль-мәдәни объектлары фоторәсемнәре урнаштырылган. Китапханәчеләр шәһәрлеләргә әлеге танылган төзелеш объектларын ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен, кайда һәм нинди урамнарда урнашуларын тикшерергә тәкъдим итте.
Өлкәннәр һәм балалар бу мавыктыргыч уенда бик теләп катнашты. Китапханәчеләр рәсемнәрдә сурәтләнгән объектлар турында кызыклы сораулар бирде, шул рәвешле нурлатлыларның шәһәр һәм аның истәлекле урыннары турында белемнәрен ныгытып, гомумиләштерде.
Нурлатлыларга тәкъдим ителгән «Без төзедек, төзибез һәм төзиячәкбез!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә шәһәр халкында зур кызыксыну уятты.
Җирлекара үзәк китапханә тексты һәм фотолары.