Атна дәвамында барлык шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәрлек күләмдә азык әзерләгән.
Биккол авыл җирлеге Башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, төнлә салам җыю быел артык коры һава торышы белән бәйле.
– Быел халыктан саламга ихтыяҗ аеруча зур булуын исәпкә алып, «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчелегеннән берьюлы берничә басуда саламны калдыруларын үтендек. Рәхмәт, үтенечебезне тыңладылар, өч басуда арпа саламы калдырылды, - диде Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина. - Халыкка уңайлы булсын өчен без аны төргәкләү һәм ташуны оештырдык.
Салам җыю өчен күрше авылдан пресс-җыйгыч сөйләштек. Ул кырда кичке 7дән иртәнге 7гә кадәр эшләде. Үз транспорты булган авыл халкы саламны үзләре ташыды, башкаларга җирлек тракторы ярдәмгә килде, шулай ук үзмәшгуль Рамил Сөләйманов та ярдәм итте. Шулай итеп, атна дәвамында басуларда төнлә дә эш кайнап торды.
- Алдан төзелгән исемлеккә 53 шәхси ярдәмче хуҗалык керде. Бүгенге көндә авыл халкы 260 башка якын мөгезле эре терлек, 130га якын сарык, 10 кәҗә асрый, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Бар халыкка җитсен өчен, без башта һәркемгә унышар тюк салам алырга рөхсәт иттек, соңыннан инде авыл халкы үзләренә күпме кирәгенчә салам кайтарды.