Узган җомгада Иске Чаллы авыл җирлегенең тәрбиягә бала алган ата-аналары һәм опекуннары балалар өчен сабан туе үткәрде.
Һәр бала «Татнефть» ГАҖ һәм Нурлат шәһәренең шәхси эшмәкәрләреннән бүләк алды. Укуда, спортта һәм иҗади осталыкта уңышларга ирешкән балалар билгеләп үтелде. Россия, республика һәм район спорт ярышларында, конкурсларда, республика олимпиадаларында җиңүчеләр котлаулар кабул итте.
Өлкәннәр тырышлыгы белән оештырылган әлеге тату һәм күңелле бәйрәм балалар хәтерендә озак сакланыр. Бу көнне аларны күңелле уеннар, мини-спектакль, спорт ярышлары, йөгереш, традицион бүләкләр һәм тәм-томнар көтте. Ата-аналар зур горурлык белән бер буын ятим балаларны тәрбияләгән өчен рәхмәтләр кабул итте, аларның күбесе, өлкәнәеп, үз гаиләләрен корып, балалар тәрбияләп үстерә.
Нурлат районында тәрбиягә бала алган, опекун гаиләләрендә һәм уллыкка алучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче инвалид балаларга һәм балаларның җәйге ялына аерым игътибар бирелә. Социаль ярдәм һәм хәйрия ярдәме белән быел 42 бала санаторийларда һәм сәламәтләндерү лагерьларында ял итте.