Нурлат районының алкоголь базарындагы хәл торышы

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы буенча 29 оешма 116 сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сатыла. Нурлат шәһәре буенча алкогольле продукцияне ваклап сату 67 сәүдә объектында башкарыла, авыл җирлегендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны 49 сәүдә объекты башкара.

Гыйнвар-июнь айларында барлыгы 27,0 мең л күләмендә алкогольле продукция сатылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11% ка кимрәк.

2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, кертелә торган алкогольле продукция буенча сату күләме 14% ка кимегән, кертелгән аракы күләме 12% ка кимегән.

Республикада җитештерелгән алкогольле продукция буенча сату 8% ка, хәмер буенча 10% ка кимегән.

2021 елның гыйнвар-июнь айларында җан башына туры килгән алкогольле продукция күләме 5,0 л тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 91% дигән сүз.

 

2021 елның 6 аенда территориаль орган белгечләре тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 24 тикшерү чарасы үткәрелде.

Тикшерү барышында 23 очракта гамәлдәге законнарны бозуның 29 очрагы ачыкланды.

Барлыгы 220,2 литр күләмендә легаль булмаган алкогольле продукция әйләнештән алынды.

Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 210 000 сум тәшкил итте.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International