Алабугада 6 августтан 8 августка кадәр XIV Бөтенроссия Спас ярминкәсе узды.
Мондый масштаблы чарада катнашучылар арасында Нурлатның «Ветеран»халык хоры да бар иде.
Һәр елны Алабугага ярминкәгә республиканың милли-мәдәни берләшмәсе активистлары килә. Халык традицияләрен яңадан торгызуның иң яхшы үрнәге, дип билгеләп үтәләр катнашучылар.