Нурлат фермеры Наил Хәйбуллин җир кадеререн белә

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Районның вак фермер хуҗалыкларында да уракның иң кызган чагы. Фермер Наил Хәйбуллинның Зирекле юлында авылга терәлеп диярлек торучы басуга сокланып узмаган кеше юктыр бу көннәрдә.

Быел мондый уңышның нигезендә нәрсә ята соң?

– Бар нәрсәне дә корылыкка сылтап калдыручылар белән килешмим мин. Бар күңелеңне биреп эшләгәндә ел саен тотрыклы уңыш алырга була. Беренче чиратта, елдан-ел орлыкларны яңартырга кирәк. Мин һәрчак  махсус орлыкчылык хуҗалыкларыннан сатып алынган элиталы һәм супер элиталы орлыкларны гына чәчәм. Үземдә орлык әзерләү белән шөгыльләнмим. Менә бирегә дә яздан элиталы «Раушан» сортлы арпа чәчелде, – дип сөйли фермер.

- Икенчедән, җирнең эшкәртелүе. 200 гектарлы җиремнең 100 гектарын ел саен парга калдырып, ял иттерәм.

Әмма ял иттерү ул һич тә җирдә җәй буена чүп үләне үстереп яту түгел. Бу басуны да узган ел 9-10 тапкыр эшкәрткәннәр. Фермер бу басуга көзге культуралар түгел, ә язгы сабан ашлыгы чәчеп тә откан. Чөнки быел кышын һәм язын     һава торышының үзгәреп торуы аркасында уҗымнар да шактый зыян күрде бит.

- Тагы бер - районда соңгы елларда бөтенләй дә диярлек кулланылмый торган алымның да файдасын күрәм. Аркылыга-буйга чәчү ул. Мондый чәчү уңышны 30 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирә, - ди фермер.

Әнә шулай, җиргә ихлас мәхәббәт, армый-талмый эшләү аркасында, Наил Атаулла улы елдан-ел бернинди табигать сынауларына карамастан, матур уңыш ала һәм 12 ел элек сайланган фермерлык юлының дөреслегенә инана гына бара.

Үз туган авылы кырларында җирне кадерләп мул икмәк үстерүенә сөенеп туя алмый ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International