Нурлатлыларның кулланучылар хокукларын яклау территориаль бүлегенә килгән 86 мөрәҗәгате уңай хәл ителгән

2021 елның 8 августы, якшәмбе

2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә 87 мөрәҗәгать кергән.

Бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,1% ка кимрәк, шуларның 82 телдән (10 - шәхси кабул итү барышында, 72 – телефон аша) һәм 5 – язма рәвештә.

Шул ук вакытта нурлатлылардан килгән 86 мөрәҗәгать уңай хәл ителгән, телдән мөрәҗәгатьләр буенча кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә консультацияләр бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International