Хөрмәтле төзүчеләр, тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!
Төзүче- мөһим һәм кирәкле һөнәр, озак еллар дәвамында ул хөрмәт һәм ихтирам казанып килә. Сез кешеләргә бүгенге көндә иң кирәкле - уңайлы һәм кулай тормыш шартлары тудырасыз. Төзүче хезмәте барча кешеләргә зур, бәяләп бетергесез файда китерә. Сезнең тырышлыгыгыз бәрабәренә шәһәрләр ямьләнә, кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшыра. Сез юллар саласыз, сыйфатлы торак, яңа социаль, мәдәни һәм сәнәгать объектлары төзисез. Заманча технологияләрне уңышлы үзләштереп һәм яңа төзелеш материалларын эшкә кертеп, сез тармакны үстерүгә үзегездән зур өлеш кертәсез.
Сезгә уңышлы хезмәт көннәре, осталыгыгызның тагы да артуын, шулай ук ныклы сәламәтлек, олы бәхет, якыннарыгызның җылысын һәм аңлавын тоеп яшәвегезне телим.
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.