Киекле авыл җирлегендә яшәүчеләр савым сыерларын һәм кәҗәләрне тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр алуга конкурста катнашу өчен документлар җыеп тапшырган.
Киекле авыл җирлеге башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, авыл халкы 154 савым сыеры һәм 29 кәҗә асрау исәбеннән субсидия алырга исәп тота.