Иң мөһиме-кан тамырларын кысып тормый торган иркен кием. Тартып тормасын, синтетик булмасын, табигый тукымалардан якты тоннар сайларга киңәш ителә. "Шулай сулыш алу җиңелрәк һәм атлавы да рәхәт булачак. Кояштан саклаучы крем, күзлек, шулай ук баш киеме кирәк. Кояш сукмасын өчен, кырлы эшләпә, ир-атлар өчен кепка туры килә. Үзегез белән бер шешә су йөртегез", - диде Нурлат үзәк район хастаханәсенең гигиена тәрбиясе инструкторы Ольга Прохорова. Белгеч шулай ук көннең иң эссе вакытында - 11 һәм 15 сәгать арасында туры кояш нурларының куркынычы турында да искәртте. Кояш һәм җылылык сугу симптомнары: көчле баш авыртуы, күңел болгану, косу, хәлсезлек. Кайбер очракларда температура күтәрелергә, авыру аңын югалтырга, калтыранырга мөмкин. "Беренче ярдәм күрсәтү мөһим: зыян күрүчене күләгәгә күчерергә, аның башына салкын компресс куярга, әгәр аңын югалтса - нашатырь спирты белән чыланган мамыкны борынына тидерергә кирәк, әгәр сулыш алуы авырайса - ашыгыч медицина ярдәмен чакыртыгыз", - дип киңәш итә белгеч.