Нурлатта Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашында бизнесны үстерү турында фикер алыштылар.
Эшмәкәрлек буенча традицион Советны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев ачты. Совет эшендә шулай ук Татарстан Гарантия фондының финанслар һәм икътисад буенча директор урынбасары Рәсим Усманов, Икътисад министрлыгының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Илнур Хәбибуллин катнашты.
Очрашу ачык микрофон форматында узды: эшмәкәрләр министрлык вәкиленә һәм район җитәкчелегенә шәхсән үзләре сораулар бирә алды, салым түләү темалары буенча да фикер алыштылар. Советның мондый тәртиптәге очрашу оештыруы эшмәкәрләрнең проблемаларын оператив хәл итәргә һәм район икътисадын ныгыту өчен уртак тырышлыкларны координацияләргә мөмкинлек бирә.