Нурлатлылар Рамазан бәйрәменә әзерләнә

2021 елның 11 апреле, якшәмбе

13 апрельдә Рамазан ае башлана һәм ураза башлана. Беренче тәравих намазы - 12 апрель кичендә укылачак. 13 майда Ураза гаете узачак. Коронавирус пандемиясе белән бәйле кайбер чикләүләрне алынуга карамастан, илдә санитар-эпидемиологик вәзгыять һаман да саклана. Шуңа бәйле рәвештә Рамазан аенда барлык дини чаралар профилактик чараларны үтәп узачак.

  • Районыбызда 42 мәчет эшли, урыннар җитәрлек, бу намаз һәм вәгазь укыганда дин тотучыларның күпләп җыелуын булдырмый калырга, социаль дистанцияне сакларга мөмкинлек бирәчәк, - диде район мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов. - Әлбәттә, мәчетләрдә битлек һәм температура режимнары сакланачак, дезинфекция чаралары оештырылачак. Әлбәттә, мәчетләрдә битлек һәм температура режимнары сакланачак, дезинфекция чаралары оештырылачак. Без мөселманнардан саклык битлекләре һәм шәхси намазлыклары белән килергә, авыру билгеләре булганда мәчеткә барудан тыелырга, һәм бәйрәм намазларын өйдә укуларын сорыйбыз.
  • Быел күмәк ифтарлар уздыру тыелмаган, әмма алар билгеле бер чикләүләр белән оештырылачак. Мисал өчен, ифтарда катнашучылар саны 100 кешедән артмаска тиеш. Бинаның мәйданы кешегә 4 квадрат метр исәбеннән исәпләнә. Шуңа бәйле рәвештә район мөхтәсибәте мөселманнарга ярдәм күрсәтергә әзер. Үткән ел тәҗрибәсеннән чыгып, без бу эштә дә нурлатлылар теләге белән ифтар өчен кирәк булган азык-төлек җыелмаларын таратуда ярдәм итә алабыз, - диде Наил хәзрәт. Моннан тыш, бөтен санитария нормаларына җавап бирүче Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгенең иркен ашханәсендә ифтар үткәрү мөмкинлеге бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тәгълим үзәге базасында эшли торган бушлай азык өләшү пункты Рамазан аенда эш сәгатьләрен үзгәртәчәк. 13 апрельдән 12 майга кадәр ул 19.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Ураза аенда, гадәттә, дини карашлар гына түгел, организм да нык булуы сынала: туклану режимы бозыла, өстәлгә күп төрле майда пешкән камыр ризыклары куела - баурсак, чәк-чәк, пироглар һ. б.

Организмга зыян салмас өчен, Рамазанда ничек дөрес тукланырга? Бу сорау белән без Нурлат үзәк район сырхауханәсе эндокринологына, медицина табибы Динара Галимовага мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәге киңәшләрне алдык:

Сәхәр ашаганда катлаулы углеводлар (ярмалар, кузаклылар) куллану мөһим, ит яки балык булырга тиеш. Шулай итеп көндезге ачлыкны кичерү җиңелрәк булачак. Шулай ук бер уч көнбагыш яки чикләвек ашап кую да ярдәм итәчәк.

Кояш баеганнан соң, су эчеп куйганнан соң ашый башлагыз, 10 минуттан ашказанын салмак кына эшләтеп җибәрү өчен, бераз җиңел ризык ашарга була. Шуннан соң инде ифтар ашауга керешергә мөмкин.

Истә тотыгыз, ничек кенә ач булсагыз да, күп итеп ашарга ярамый, бу холецистит һәм панкреатитның кискенләшүенә китерергә мөмкин.

Файдасыз углеводлар һәм майлар чыганагы булган камыр ризыкларны мөмкин кадәр азрак кулланыгыз.

Файдалы продуктларга - ярмаларга, яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә, кузаклылар һәм майларга (зәйтүн һәм җитен майларына), рөхсәт ителгән микъдарда иткә, балыкка, йомыркага, эремчеккә өстенлек бирегез.

Әгәр сез ураза тотарга уйлагансыз икән, ябыгуны максат итеп куймагыз, – дип кисәтте Динара Фәритовна.

Ураза вакытында югалткан авырлыкны Рамазан ае тәмамланганнан соң тиз арада җыеп аласыз дигән куркыныч бар.

Быел фитр-садаканың күләме 100 сумнан 700 сумга кадәр тәшкил итә. Сәламәтлек буенча ураза тота алмаучыларга һәр көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International