“Балалар иҗтимагый кабул итүе” республика проекты активисты, 2нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Игорь Спасов Бала хокуклары буенча уполномоченный каршындагы Балалар иҗтимагый советлары слетында катнашты.
2019 елга тикшерүләр планы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль департаменты район белем бирү учреждениеләрендә контроль-күзәтчелек тикшерүләре уздыра. 1 апрельдән башланган тикшерү район белем бирү системасының 68 оешмасын колачлый.
Апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча һәм социаль пенсия алучы 1426 кешенең пенсиясе 2 процентка индексацияләнгән. Бу 2018 елда пенсионерларның яшәү минимумы арту темпына туры килә.
Нурлатта #САЛЮТПОБЕДЫНУРЛАТ видеороликлар бәйгесе старт алды.
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә ел саен яшь педагогларга республика педагоглык мәктәбе оештыралар. Белгы укуларда районның яшь белгечләре – шәһәрнең 9нчы урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Мария Полуэктова һәм “Буратино“ балалар бакчасы тәрбиячесе Алинә Әбҗәппарова катнаштылар.
Дүшәмбе көнне РФ МВДсының Нурлат районы буенча бүлегендә Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов тарафыннан оештырылган брифинг узды. Анда РФ МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Владимир Елисеев та катнашты.
“Күпмилләтле Нурлат” җирле иҗтимагый оешмасының иҗади командасы районыбызда яшәүче халыкларның традицион кухня серләрен ачуны дәвам итә. Бу юлы алар әрмән гаиләсендә булып кайттылар.
Нурлатта быел кикбоксинг буенча район беренчелеге “Ачык ринг” исеме астында үтте. Традицион турнир 26нчы тапкыр оештырылды һәм анда нурлатлылардан тыш, Түбән Кама, Димитровград шәһәрләре һәм Самара өлкәсенең Клявлино районыннан да яшь кикбоксчылар катнашты.
Нурлатлы Наил Нәбиуллин тормыш иптәше Гөлчәчәк белән Төркиянең Истанбул шәһәрендә үткән җиңел атлетика ярыммарафонында катнашты. Финиш сызыгын Наил башына татар түбәтәе, ә Гөлчәчәк калфак киеп йөгереп узган.
Нурлат УТТсы хезмәткәрләре «Татспецтранспорт» ИКның “Талантлар фестивале” иҗади бәйгесендә катнашып, дипломнарга лаек булдылар.