Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә ел саен яшь педагогларга республика педагоглык мәктәбе оештыралар. Белгы укуларда районның яшь белгечләре – шәһәрнең 9нчы урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Мария Полуэктова һәм “Буратино“ балалар бакчасы тәрбиячесе Алинә Әбҗәппарова катнаштылар.