ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Кичә Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Сәхибә Әсадулла кызы Минабетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шул көннәрдә якташларыбыз, “Татар моңы“ җыр бәйгесе җиңүчесе, “Болгар“ телевизион һәм башка бик күп конкурслар лауреаты Сиринә Зәйнетдинова һәм талантлы җырчы Рөстәм Насыйбуллин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Узган ял көннәрендә 4нче мәктәп укучысы Анастасия Пиксендеева Мәскәүдә рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашып, призер булды.

1918 елның 8 апредендә хәрби эшләр буенча өяз, губерна һәм округ комиссариатлары оеша.

Нурлатның яшь боксчылары Ульян шәһәре Засвияжск районы ДЮСШсы беренчелегендә катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.


7
апрель, 2019 ел
якшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан оештырылган “Сәламәтлеккә 10000 адым” акциясе шәһәрнең үзәк мәйданында күпләгән нурлатлыны үзенә җыйды.

Кичә Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе базасында «ТаграС-ЭнергоСервис»ның яшьләр комитеты кубогына волейбол ярышлары үтте.

Шул көннәрдә “Татарстанның музей язы-2019” акциясе кысаларында шәһәрнең 9нчы мәктәбе укучылары Кама аръягы һәм Нурлат шәһәоре тарихы төбәк музеена экскурсиягә бардылар.

Сәләнгеш авылында яшәүче Марининнар гаиләсе хезмәтне яратып яши. Евгений Григорьевич и Ольга Владимировна балачактан эшкә өйрәнеп үскәннәр һәм бүген дә тормышларын тырыш хезмәт белән алып баралар.

Аларга терлек абзарларын яңартырга мини-фермалар төзелешенә бирелә торган дәүләт субсидиясе ярдәмгә килгән. Сәгыйровлар авылның иң уңган, тырыш гаиләләреннән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International