Нурлатта яшь кикбоксчыларны “Ачык ринг” җыйды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Нурлатта быел кикбоксинг буенча район беренчелеге “Ачык ринг” исеме астында үтте. Традицион турнир 26нчы тапкыр оештырылды һәм анда нурлатлылардан тыш, Түбән Кама, Димитровград шәһәрләре һәм Самара өлкәсенең Клявлино районыннан да яшь кикбоксчылар катнашты.

Әйтергә кирәк, нурлатлылар республика һәм күрше өлкәләрнең әлеге командалары белән еш очрашалар. Әле менә күптән түгел генә үзләре Димитровград шәһәрендә үткән ярышларда катнашып кайтканнар иде, хәзер инде үзләрен ДОСААФ базасында оештырылган район беренчелегенә кунакка чакырдылар.

– Ярышлар фулл-контакт бүлегендә үтте һәм анда 2003-2010 елгы спортчылар арасында 16 комплект бүләк уйнатылды. Һәр үлчәү категориясендә көндәшләр шактый көчле иде, – ди ярышларның баш хөкемдары, Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Евгений Казаев.

Нурлаттан ярышларда Евгений Казаев, Олег Власенко, Виталий Антонов, Николай Вассунов кул астында шөгыльләнүче үсмерләр катнашты. Һәм алар һич кенә дә “кунакчыллык” күрсәттеләр дип әйтеп булмый. 16 яшь категориясенең 10сында нурлатлылар җиңү яулады. Болар – Айдар Сәлахов, Дамир Мөхәммәтов, Тимур Сафин, Булат Шәйдуллин, Роман Булатов, Богдан Власенко, Иван Маринин, Артур Хәсәншин, Владислав Илларионов һәм Кирилл Тихонов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International