ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Президентның 2019 елның 1 июлендәге Карары нигезендә, инвалид балаларны һәм беренче төркем балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта.

4-5 июльдә Мамадышта “Урман кисүче-2019” чемпионатының төбәк этабы уза. Анда Нурлат урман хуҗалыгы командасы да катнаша.

28 июньнән 30ына кадәр Әлмәт районының Старое Суркино авылында чуваш яшьләре тарихи форумы узды. Анда Нурлат яшьләре дә катнашты.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бугуруслан гражданнар авиациясе училищесы курсанты, нурлатлы Булат Мөлеков һава судносын җиргә утыртканда күрсәткән батырлыгы, грамотлылыгы, самолет экипажы составында бердәм һәм төгәл эш итүе өчен Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

4 июльдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның кабул итүе узачак.

Пенсияләренә социаль өстәмәләргә кабаттан исәпләүләр ясалганнан соң районда 1345 эшләмәүче пенсионер өстәмә түләүләр алдылар.

Нурлат Якташлар җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе төшергән “Очрашу урыны – Казан” тапшыруының кунагы булды.

Укытучыларның пенсиягә чыгу шартлары үзгәрәме? Әлеге сорау Нурлат районының күпчелек укытучыларын борчый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International