Бугуруслан гражданнар авиациясе училищесы курсанты, нурлатлы Булат Мөлеков һава судносын җиргә утыртканда күрсәткән батырлыгы, грамотлылыгы, самолет экипажы составында бердәм һәм төгәл эш итүе өчен Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Министрлык һәм училище җитәкчелегенең егеткә мондый игътибары һәм бәясе бик лаеклы, чөнки Булат төркемдәше белән берлектә 25 июньдә “Бугуруслан-Төньяк” аэродромында уку-тренировка очышы вакытында двигателе кискен эшләүдән туктаган самолетны һәлакәтсез җиргә утыртуга ирешә. Курсантларга зыян килми. Сүз уңаеннан, шуңа охшашлы вакыйга училищеда соңгы тапкыр 1970 елда булган.
Шәһәрнең 3нче мәктәбе чыгарылышы Булат Мөлеков бала чагыннан ук очучы булу турында хыялланган.
– Моңа, билгеле, иң беренче чиратта, гражданлык авиациясе пилоты булып хезмәт куючы һәм арсеналында 20 мең очу сәгате булган абыемның һәр рейстан соң тәэсирләнеп сөйләгән хикәяләре зур йогынты ясады, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.
Бүген Булатны хыялыннан бары бер уку елы гына аерып тора, һәм инде якын киләчәктә ул үзен заманча самолетларның берсе штурвалы артында күрә. Күптән түгел кичергән гадәттән тыш вакыйга исә җитди сынау булса да, егетнең сайлаган һөнәренә тугрылыгын, үз-үзенә ышанычын ныгыткан гына