ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2019 ел
җомга

Бүген, 5 июльдә, “Ратный сбор” палаткалы хәрби-патриотик лагеренда “Яшьармия” Бөтенроссия хәрәкәтенең лагерь сменасы ачылды.

Бүген, 5 июльдә, “Заречный” лагеренда “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе район үзәк хастаханәсе белән берлектә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чара үткәрде.

Бүген Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Петровна Иванова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бүген Нурлатның үзәк паркында гаиләләргә алынган балалар өчен Сабантуй үтә.


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 4 июльдә, Татарстан Республикасында илкүләм проектларның тормышка ашырылуы буенча эшче төркемнең уртак утырышы узды. Анда нурлатлылар да катнашты.

Бүген, 4 июльдә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы торак-коммуналь хуҗалык объектларын 2019-2020 елларның ягу сезонына әзерләү буенча штаб утырышы үткәрде.

Кичә Чулпан авылында гөрләтеп Авыл көнен билгеләп үттеләр. Аны быел да Әнвәр һәм Наилә Насыйбуллиннар гаиләсе авыл паркында оештырды.

Берничә көннән соң без, “Дуслык”лылар, берничә буын нурлатлыларның яраткан басмасы – район газетасы туган көнен билгеләп үтәчәкбез

Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Айрат Хәйруллинның депутат кабул итүе узды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатына кабул итүгә 14 нурлатлы язылган иде.

Иртәгә, 6 июльдә, Нурлат районында традиция рәвешендә Яшьләр көне узачак

Югары Нурлат микрорайоны

12.00-14.00 – авто-мотоузышлар;

Үзәк парк

15.00-17.00 – ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы;

17.00-18.00 – яшьләр өчен квест-уен;

18.00-19.00 – биюләр буенча мастер-класс;

19.00-22.00 – бәйрәм концерты, дискотека.

0+


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International