Берничә көннән соң без, “Дуслык”лылар, берничә буын нурлатлыларның яраткан басмасы – район газетасы туган көнен билгеләп үтәчәкбез. 1931 елның 9 июлендә аның беренче саны чыкканнан соң 88 ел үтеп тә киткән. “Октябрь колхозчысы”, “Коммунизм төзүчесе”, “Дуслык”... Аның исемнәре районыбыз тарихының барлык этапларын чагылдыра сыман.
Туган көндә бүләкләр алу кабул ителгән. Газета укучыларының ышанычы һәм мәхәббәте – болардан да кадерлерәк нәрсә бармы икән? Һәм ул ике яклы.
– Беренче битеннән алып соңгысына кадәр зур кызыксыну белән укыйм, – дип фикерләре белән уртаклашты әбунә акциясе кысаларындагы җәйге бүләкләр уйнату җиңүчеләре чакырылган чираттагы очрашу вакытында Наҗия Рәҗәпова. Район газетасы аның өчен аеруча якын – 1958 елда ул “Октябрь колхозчысы”на машинистка булып урнашкан булган, аннан соң корректор булып хезмәт куйган.
– Газетада озак эшләмәсәм дә, ул минем өчен зур мәгънәгә ия, – диде ул. – Ә аны мин аннан да элегрәк, 1947 елда мәктәпкә кергәч укый башлаган идем.
Наҗия Рәҗәпова җәйге зур бүләкләр уйнатуда плед отты, һәм бу хәбәр аны бик шатландырган. Ә менә төп приз – сок чыгаргычка лаек булган Хәмзә Бикинеев үзен уңыш яратучы кеше дип саный.
– Эшләгәндә миңа санаторияләргә юлламалар бик еш бирелә иде, шул рәвешле Сочига да барып кайттым, – диде ул елмаеп “Нурлат-информ” җитәкчесе Резеда Гиняева кулыннан суперприз алганда. Менә бу юлы да алар тормыш иптәше белән газетаны гаилә башлыгы яздырырга барачак дип хәл иткән булганнар. Чыннан да, аңа уңыш елмайган. Әлбәттә инде, Хәмзә Хәлиуллович яраткан газетасы оештырган призлар уйнатуда да җиңәргә теләгән. Сүз уңаеннан, ул районкадагы үзгәрешләрне дә шунда ук сизеп алган. – Яңа – заманча дизайн бик ошады. Өстенлекне район хәбәрләренә бирәм, алар газетада һәрвакыт күп була.
Хәер, Тамара Наумова, Владислав Васильев, Альбина Мусатова һәм “Дуслык”тан призлар откан башка кешеләр дә стажлы әбунәчеләрдән. Ә менә Марина Тарасова безнең якларга Тольяттидан 2001 елда гына килеп урнашкан, җирле егеткә кияүгә чыккан, һәм районкага язылучылар сафына баскан. Димәк, безнең газета өлкән буын кешеләренә генә түгел, яшьләргә дә кызыклы, һәм без моңа бик шат.
Газетаның туган көне алдыннан без матбугат ветераннарын да искә алабыз. Әлеге дата аларның һәркайсы өчен якын. Газетаның шундый көннәре алга таба да күп булсын иде.