Нурлатта депутат кабул итүе узды

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Айрат Хәйруллинның депутат кабул итүе узды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатына кабул итүгә 14 нурлатлы язылган иде. Шәһәр кешеләре нигездә торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, йортларга капиталь ремонт, коммуналь түләүләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Авыллар халкы санатор-курорт дәвалавы, салымнар түләү кебек мәсьәләләрдә, шәхси йортларын ремонтлауда ярдәм сорап килгәннәр иде. Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне дә шәхси контроленә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International