ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2019 ел
шимбә

Үзебез яши, эшкә яисә мәктәпкә барганда үтә торган урам исемнәренең мәгънәләре турында еш уйланабызмы икән? Ә бит алар бик күп. Нурлат үзенең 110 еллыгын 200дән артык урам белән каршы ала, һәм аларның һәркайсының үз тарихы бар. Әмма бүген без шәһәребез поселок булган заманга тарихи экскурс ясыйбыз.

Нурлат шәһәренең “Мякиш” җәмгыяте шәһәрлеләрне юбилей уңаеннан яңа сортлы “Нурлат” икмәге белән сөендерде. Күпереп торган хуш исле Нурлат икмәге республика авыл хуҗалыгы ярминкәләренең берсендә Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның да югары бәясен алды.

2019 ел нурлатлы Антон һәм Татьяна Гришиннарның хәтерләренә тормышларындагы иң мөһим вакыйгалар белән кереп калачак: яшьләр үз учакларын булдырып, йорт сатып алалар, уртак шатлыклары – уллары Женя дөньяга килә.


30
август, 2019 ел
җомга

Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә илкүләм проектларның тормышка ашырылуына багышланган тематик кабул итү узды

Кичә районның “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы һәм “Южная” агрофирмасы хезмәтчәннәре чөгендер казуга керештеләр.

Татарстан Республикасы көне бәйрәм чараларына “Спорт” паркында узган концерт нокта куйды.

Бүген Халыклар дуслыгы йортында “Озын толым-длинная коса” ачык район бәйгесе үтте.

Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары шәһәрнең үзәк паркында дәвам итте.

Татарстан Республикасы көненә һәм Нурлатның 110 еллыгына багышланган чаралар “Грани” мәдәни-ял үзәге мәйданчыгында да узды.

Нурлатлылар Эмиль Билданов, Айлита Ногманова, Ләйлә Ситдыйкова һәм Дамир Джалолов Республика көнендә тантаналы шартларда паспортлар алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International