Галиҗәнап Нурлат икмәге

2019 елның 31 августы, шимбә

Нурлат шәһәренең “Мякиш” җәмгыяте шәһәрлеләрне юбилей уңаеннан яңа сортлы “Нурлат” икмәге белән сөендерде. Күпереп торган хуш исле Нурлат икмәге республика авыл хуҗалыгы ярминкәләренең берсендә Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның да югары бәясен алды.

– Икмәкне башта ук түгәрәк – кояш формасында итәргә дип уйладык. Бу районы-быздагы муллык, бөтенлек турында сөйләсә, өстенә ясалган тирән кисемнәр шәһәребез атамасындагы нурларны символлашты-ра. Шәһәребез дә бит көннән-көн матурая, нурлары белән бөтен тирә-якка балкый, – ди яңа икмәк рецептының авторы, икмәк пешерү тармагына бар гомерен багышлаган Рамилә Таһирова. “Нурлат” икмәге рецептын эшләгәндә Биккол авылын-да яшәгән әнисенең мич тутырып пешергән күпереп торган хуш исле ипиләрен күздә тоткандыр мөгаен технолог. Составына беренче сортлы бодай оны белән кактырылган арыш оны кушуы да нәкъ шул авыл ипиенең кабатланмас тәмен кайтару теләгеннән булмады микән әле. Казан кооператив техникумын тәмамлаганнан соң, бөтен гомере диярлек Нурлат һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә төрле, башлыча эре пред-приятиеләрдә икмәк җитеш-терү белән бәйле Рамилә Габбасовнаның. Технолог, җитештерү мөдире, туклану буенча инспектор да булып эшләгән. 2013 елда “Мякиш” җәмгыяте оешуның беренче көннәреннән үсешнең барлык этаплары аның турыдан-туры катнашында узган, җәмгыятьнең продук-циясе күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә хуплау табуында да аның өлеше зур. Шуңа да пекарня җитәкчелеге технологның һөнәрмәнлеген югары бәяли.

– Бүгенге көндә икмәк пешерү буенча Рамилә Габбасовна кебек үз эшләренең һөнәрмәннәре сирәк. Өстәвенә, ул үз эшенә җитди караучы, искиткеч тәртипле, пөхтәлек яратучы кеше дә, – ди аның турында “Мякиш” җәмгыяте җитәкчесе Ольга Мякишева. Ә тәҗрибәле һөнәрмән рецепты буенча пешерелгән “Нурлат” икмәген нурлатлылар яратырга өлгерде инде, ул шәһәребез юбилеена дип җыелачак кунакларның да күңеленә хуш килердер. Җырларда макталган галиҗәнап Нурлат икмәгенең урыны, һичшиксез, табын түрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International