Үзебез яши, эшкә яисә мәктәпкә барганда үтә торган урам исемнәренең мәгънәләре турында еш уйланабызмы икән? Ә бит алар бик күп. Нурлат үзенең 110 еллыгын 200дән артык урам белән каршы ала, һәм аларның һәркайсының үз тарихы бар. Әмма бүген без шәһәребез поселок булган заманга тарихи экскурс ясыйбыз.
Нурлат үз тормышын тимер юл станциясеннән башлый һәм беренче урамнар аның нәкъ менә әлеге өлешендә барлыкка килә. Аларның исемнәре революциядән соңгы шул чорга тәңгәл – болар Ленин, Сталин, Каганович урамнары. Хәзер кая соң алар? Шәһәребезнең өлкән буын вәкилләре, бәлки, аларны хәтерли дә булыр әле. Районның архив фондларында ТАССРның Октябрь районы депутатларының Нурлат поселогы советы башкарма комитетының 1948 елның 7 июнендәге беркетмәсе саклана, анда СССР Югары Советы карары таләбе буенча үз исемнәренә, дәрәҗәләренә һәм тәртипләренә туры килмәгән урамнарга башка исемнәр бирү турында карар кабул ителгән. Шул рәвешле, Ленин – Лермонтов, Сталин – Пионерлар урамнары дип атала башлый. Шунда ук МТС территориясендә яңа төзелгән урамны Гитлерның төп сәяси оппонентларының берсе – немец коммунистлары лидеры Эрнст Тельман хөр-мәтенә атау турында карар да кабул ителгән. 1957 елда Л.М.Каганович “Маленков-Каганович-Молотов антипартия төркеме”нең әгъзасы итеп игълан ителә һәм барлык постлардан да төшерелә. Депутатлар Каганович урамын Октябрьнең 40 еллыгы урамына үзгәртү турында карар чыгаралар. Бу революция юбилее елы була. Поселокның 1937 елгы картасында үзәктәге беренче – Пушкин, Спорт, Коопе-ратив, Мәктәп һәм Карл Маркс урамнары күрсә-телгән. Аларның исемнәре үзгәрешсез калган, бары Октябрь урамы гына 1997 елда халык депутатларының район Советы карары белән Габбас Кыямович Гыйматдинов урамына үз-гәртелә.Нурлат үсә, яңа урамнар барлыкка килә. Аларның исемнәре дә Нурлат посе-логы депутатлар советы башкарма комитеты утырышларында раслана. 1958 елда республикабыздагы беренче шикәр заводы тө-зелеше тәмамлана. Һәм инде гыйнвар ахырында предприятие территори-ясендәге урамнарга исем бирү турында карар кабул ителә. Беренче урам башкаладан гаиләләре белән завод төзергә килгән 1000нән артык төзүче хөрмәтенә Мәскәү урамы дип атала. Ленин һәм Завод урамнары да исем ала. Шул ук 1958 елда башкарма комитет нефть разведкасы территориясендәге урамнарга Некрасов, Киев, Төньяк исемнәре бирә.Урамнарыбызның исемнәре сөекле шәһәребезнең тарихын чагылдыра. Һәркем өчен туган ил кече Ватаннан башлана бит.
Лилия ЗАКИРОВА, район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы