Нурлат: 110нчы бала

2019 елның 31 августы, шимбә

2019 ел нурлатлы Антон һәм Татьяна Гришиннарның хәтерләренә тормышларындагы иң мөһим вакыйгалар белән кереп калачак: яшьләр үз учакларын булдырып, йорт сатып алалар, уртак шатлыклары – уллары Женя дөньяга килә. Ә менә аның Нурлатның 110 еллык юбилее алдыннан 110нчы бала булып җиһанга аваз салуы гаилә елъязмасында аерым урын алачактыр.

– Һич көтелмәгән һәм сөенечле хәбәр булды бу безнең өчен, – дип уртаклашты Татьяна Евгеньевна. – Шуннан бирле улыбызны “бәхетле бала” дип йөртә башладык. Язмыш безне Нурлат белән ныклап бәйләде, бүгенге тормышыбызны, киләчәгебезне аннан башка күзалламыйбыз да, шәһәрнең тарихи юлында шулай булса да

билгеләнеп үтүебез зур шатлык хисләре һәм горурлык уята.Антон Самара өлкәсенең Кошки районыннан, Татьяна – Төрнәс авылы кызы.

– Без социаль челтәрләрдә дусларыбыз аша таныштык, аралаша башладык, – ди гаилә башлыгы. – Беренче тапкыр Нурлатның үзәк мәйданында мәңгелек ут янында очраштык, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таны-шуым шуннан башланды, аңа кадәр эш буенча гына сугылып китә идем. Хәзер исә Нурлат – төпчекләре Женяның кече Ватаны һәм гаиләнең яшәү адресы. Гришиннар тормышларындагы һәр үзгәрешне язмыш бүләге итеп кабул итәләр, яңалыкларны көр күңел, киләчәккә ышаныч белән каршы алалар. Менә туачак сабыйларына аның кыз булачагына өмет белән исем сайлаганда да ике җенескә дә туры килерлегенә туктал-ганнар. “Иң мөһиме – балалар сәламәтлеге, ә инде аларда өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләү, күңелләренә миһербанлылык салу – безнең бурыч”, – диделәр алар сөйләшү ахырында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International