Шул көннәрдә Балалар иҗаты үзәгенә йөрүчеләр “Орлята учатся летать” патриотик җырлар фестивалендә катнашып кайттылар.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан районның барлык белем бирү учреждениеләрендә дә истәлекле көнгә багышланган дәресләр үтте.
Шул көннәрдә “Ышаныч” үзәге белгечләре 2нче мәктәп базасында эшләүче “Вожатый мәктәбе” профильле лагеренда тренинглар үткәрделәр.
Нурлат гимнасткалары чираттагы тапкыр башкала ярышларыннан зур җиңүләр яулап кайттылар.
Бөтенроссия гимнастика көненә багышлап үткәрелгән нәфис гимнастика буенча “Көзге ямь” ачык турниры гимнасткаларның бүләкләр янчыгын барлык дәрәҗәдәге бүләкләр белән тулыландырды. Алар гомуми зачетта икешәр алтын һәм көмеш, бер бронза медаль яуладылар. Эмилия Сәгъдиева һәм Ралинә Батдалова дәрәҗәле жюриның югары бәясенә лаек булдылар. Эльвина Сатдарова һәм Аня Челышова – икенче, Софья Синцова өченче урыннарда. Эльвина белән Софьяның мондый дәрәҗәдәге ярышларда тәүге тапкыр гына катнашуларын һәм шунда ук лаеклы нәтиҗә күрсәтүләрен дә аерым билгеләп үтәргә кирәк.
– Барлык кызларым да максималь тырышлык күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясадылар, – дип билгеләп үтте кызларның тренеры Зифа Сәгъдиева.
Әмма бүләкләр моның белән генә чикләнми. Эльвина “Мисс сөйкемлелек”, ә Аня “Мисс елмаю” номинацияләре буенча аерым билгеләп үтелгән.
Кичә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә адвокат Екатерина Малярова түләүсез кабул итү үткәрде.
Кичәгедән агымдагы уку елындагы беренче каникуллар башланды.
Нурлатка визиты кысаларында ТР Дәүләт Советы депутаты, Советның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлат үзәк хастаханәсе поликлиникасында булды.
Масштаблы реконструкциядән соң Карл Маркс урамы эксплуатациягә кертелгән беренче көнне үк җирлекара үзәк китапханә яңартылган урамда үз мәйданчыгын ачып “Китапханәгә әйе дип әйт” дигән акция үткәрде.
Нурлатлылар өчен истәлекле вакыйгаларга бай көн шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясендә уңайлы мохит булдыруга багышланган район-семинар киңәшмәсе белән дәвам итте.
Бүген Нурлатта авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнгате хезмәтчәннәрен олылауга багышланган тантаналы чара узды.